Бакча ширкәтләрендә скважиналарны лицензияләү тәртибе нинди – бүген “Чиста Татарстан” программасында әнә шул хакта сөйләшү булачак

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген “Чиста Татарстан” программасы эфирында бакчачылык ширкәтләрендә скважиналарны лицензияләү темасы буенча фикер алышу булачак. Студия кунаклары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының җир асты биләмәләреннән файдалануны лицензияләү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Раилә Мостафина, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Айнур Гарәфиев. Экспертлар җир асты суларын чыгару ягыннан законга кертелгән үзгәрешләр, лицензияне рәсмиләштерү тәртибе һәм сроклары, шулай ук билгеләнгән таләпләрне бозган өчен җаваплылык турында сөйлиячәк.   

 Шулай итеп, бүген 12:30, 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә “Татарстан-24” телеканалында, шулай ук  YouTube каналында (https://www.youtube.com/playlist?list=PLw0CNbVt8YUzM71XEJI2frLWjPiIUbemL) “Чиста Татарстан” программасын карый алачаксыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International