“Мәктәп экопатруле”нә рәхим ит!

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

“Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнергә 3 көн калды. Татарстанда мәктәп укучылары мобиль кушымта ярдәмендә, законсыз булдырылган чүплекләрне һәм ташландык суларны агызу фактларын фото һәм видеога төшереп, экологларның ярдәмчеләренә әйләнә. Иң актив балалар, сыйныфлар һәм мәктәпләр инде октябрь аенда ук билгеләнәчәк. Әлегә исә бәйгенең  VI сезоны башлану уңаеннан кертелә торган үзгәрешләрне барлап алу зыян итмәс.

Фото яки видеомөрәҗәгать “Каралды” дигән статуска ия булгач, бәйгедә катнашучыга закон бозуны шул рәвешле теркәгән өчен балл бирелә. Видеомөрәҗәгатьтә транспорт чарасының чүпне аудару мизгелләре урын алып, маркасы һәм дәүләт номеры, тирә-юнь, аударылган җитештерү һәм куллану калдыклары күләме күрсәтелгән очракта, бәйгедә катнашучыга эксперт комиссиясе карары нгезендә, агымдагы ел бәйгесен тәмамлау йомгаклары буенча 10 балл бирелә.

Чираттагы бәйге сезоны 1 сентябрьдә башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә 1–11 сыйныф укучылары катнаша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International