Татарстан һәм Coca-Cola чүпне аерып җыю һәм туплау культурасын үстерү турында килешкән

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Coca-Cola Россиядәге системасы арасында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм туплау культурасын үстерү турында килешүгә кул куелды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында. Документны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич имзалаган. Тантана, Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында, “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә узган. Чарада шулай ук Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашкан.

Документта Казанның Россиядә, Coca-Cola компаниясенең “Калдыкларсыз дөнья” глобаль стратегиясе кысаларында, Zero Waste City концепциясе кулланылырга тиешле тәүге шәһәргә әйләнүе күздә тотыла. Әлеге концепция сатылган Coca-Cola продукциясенең полимер савыт-шешә калдыкларын йөз проценты белән җыю һәм эшкәртүне тәэмин итәрдәй агарту һәм инфраструктура чишелешләре циклын үз эченә ала. Моның өчен компания кирәкле санда контейнерлар бирәчәк.

Шулай ук уртак тырышлык белән кайбер агарту чаралары: мәктәпләрдә экология дәресләре, студентлар өчен “Чүпне безнең белән аерып җый!” квестлары, шәһәрдә яшәүчеләр өчен экологик чаралар циклы тормышка ашырылачак. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының компания белән инде хезмәттәшлек итеп килүен дә искә төшерик. Coca-Cola HBC Russia Түбән Новгород филиалы вәкилләре белән уртак рәвештә үткәрелгән чаралар арасыннан – Казан шәһәре 35нче лицеенда каты коммуналь калдыкларны аерып җыю культурасы турында экология дәресе, “Чиста булачак!” Татарстан яшьләр экологик хәрәкәте активистлары белән берлектә уздырылган “Түгәрәк өстәл”, шулай ук Глубокое күленең яр буйларын чистарту буенча акция һәм “Экодулкын” яшьләр экологик оешмаларының IV форумы.

Coca-Cola “Калдыкларсыз дөнья” глобаль стратегиясе кысаларында компания үзенең алдына 2025 елга тулысынча эшкәртелә торган төрелмәгә күчү, 2030 елга – базарга чыгарыла торган төрелмәләрне 100%ы белән җыю һәм эшкәртүне тәэмин итү бурычын куйган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International