Татарстанның Экология министрлыгында экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга конкурс нигезендә республика бюджетыннан субисдияләр бирүнең тәртибе турында сөйләделәр

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга конкурс нигезендә республика бюджетыннан субисдияләр бирүнең тәртибе турында” дигән темага семинар булды. Аның кысаларында Татарстан Иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт һәм хәйрия эшчәнлеге комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева чарага җыелган иҗтимагый оешмалар вәкилләренә ничек гариза язып тапшыру, проектны ничек тасвирлау турында сөйләде, Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштырды.

Конкурсның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.02.2015 ел, № 122 карары белән расланган “Татарстан Республикасында экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә эшләүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга конкурс нигезендә республика бюджетыннан субсидияләр бирүнең тәртибенә (24.11.2017 ел, №898 карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) туры китереп үткәрелүен искә төшерик.

Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Министрлык сайтында “Эшчәнлек – Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү” бүлегендә танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International