“Корстон”да “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм Табигать” конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде

12 сентябрь 2012 ел., чәршәмбе

Бүген “Корстон” мәдәният-күңел ачу комплексында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм Табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советының Экономика, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Валерий Васильев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары – Татарстан авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Яшел планета” Бөтенроссия экологик иҗтимагый балалар хәрәкәте җитәкчесе Марина Медведева (Мәскәү ш.) һәм башкалар катнашты.

Бүләкләү тантанасын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачты. Үзенең сәламләү нотыгында ул “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм Табигать” конкурсларының экологик проблемаларны чишүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү буенча сәламәт көндәшлек халәте тудыру өчен әһәмиятен, аның исә җитештерүне һәрьяклы заманчалаштыру, предприятиеләргә табигатьне саклауның иң яхшы технологияләрен иңдерү кебек Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыруга нәтиҗәле өлеш кертүен билгеләп үтте.

Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков экология мәсьәләләре белән көн саен турыдан-туры шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде. Шулай ук ул быел лидер булган компанияләрнең экологиягә аерата игътибар итүен, моны хокукый бурыч буенча гына түгел, ә гражданлык позицияләре шундый булганга эшләүләрен билгеләп үтте.

Илдар Халиков бөтенроссия әһәмиятендәге предприятиеләр арасыннан конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. 2011 ел нәтиҗәләре буенча конкурсның абсолют җиңүчесе “Татнефть” ААҖ булды. Бүләкләүгә шулай ук “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе” (Яшел Үзән), “КАМАЗ”, “Майский” теплица комбинаты һәм “Урыссу ГРЭСы” лаек булдылар.

“Республика әһәмиятендәге шәһәр территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен” һәм “Муниципаль район территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен” номинацияләрендә җиңүчеләр булып “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге һәм Әлмәт муниципаль районы танылды.

Шулай ук иң алдынгы мәгариф, социаль сфера, сәламәтлек саклау учреждениеләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстанда экологик куркынычсызлыкны һәм табигатьтән рациональ файдалануны тәэмин итү эшенә аеруча зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр дә бүләкләнделәр.

“ЭКОлидер” конкурсына бирелгән материалларны бәяләүдә төп критерийлар булып гариза бирүче алдында торган әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану мәсьәләләрен һәм проблемаларын чишүдә актуальлек, комплекслылык һәм әһәмиятлелек, гамәлгә ярашлылык, заманчалык, кабул ителгән карарларны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ачык бәян итү торды.

Татарстанда әйләнә-тирәлекне саклау проблемалары белән аерата борчылучы һәм  “Халык Контроле” проектында аеруча актив катнашучы гражданнар бу тантанада махсус дипломнар белән бүләкләнделәр.

“Кеше һәм Табигать” конкурсы кысаларында 5 номинация билгеләнгән иде: “Иң яхшы телесюжет”, “Иң яхшы вакытлы матбугат публикациясе”, “Иң яхшы радиосюжет”, “Иң яхшы электрон басма материалы”, “Иң яхшы фото хезмәте”. Массакүләм мәгълүмат чараларының табигатьне саклау эшчәнлеген, аеруча кискен экологик проблемаларны чишүне актив төстә, принципиаль һәм объектив яктыртучы, республикабыз халкын экологик тәрбияләү һәм агарту системасын үстерүгә үзеннән өлеш кертүче иң яхшы вәкилләре билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования