Александр Шадриков Идел-Кама төбәгендә яшәүчеләр өчен кабул итү үткәрде

21 август 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Идел-Кама төбәгендә яшәүчеләргә табигатьне саклау законына бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде. Төбәктә яшәүчеләр белән әңгәмә видеоконференц-элемтә рәвешендә узды. Кабул итү барышында Чистай районында чистарту корылмаларының эше һәм төбәктә һаваның сыйфаты турында сүз барды.

Карап тикшерелгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, кайбер мәсьәләләр җәһәтеннән контрольлек-күзәтчелек чаралары үткәрү турында карарлар кабул ителде. Ахырда Александр Шадриков гражданнарга мөрәҗәгать итәргә уңайлы булсын өчен Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенең эшләп килүе турында искә төшерде.

Шулай итеп, табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында (гамумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәт ителмәгән чүплекләр, су объектына килеп-китеп йөрү юлын ябу, сулыкка, туфракка пычрак матдәләр агызу-ташлау, атмосфера һавасын пычрату) түбәндәге телефон номерларын җыеп хәбәр итәргә була:

-  (843)267-68-67 телефоны аша;

eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интерне-кабул итү бүлмәсе аша – http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары – +79872169779 телефон номеры аша;

- “Халык контроле” системасы аша – “Экология” категориясе

- “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы аша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования