Экология министрлыгында “Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына Татарстан бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү тәртибе турында” дигән темага семинар уздырылачак

2019 елның 20 августы, сишәмбе
22 август көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларны “Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына Татарстан бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү тәртибе турында” дигән темага семинарда катнашырга чакыра. Чара Министрлык бинасында 209нчы бүлмәдә үткәреләчәк.

Семинар кысаларында белгечләр гариза язып тапшыруга, проектны тасвирлау, Конкурста катнашу өчен кирәкле документларга кагылышлы сорауларга җаваплар бирәчәк. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.02.2015 ел, № 122 карары белән расланган Экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан  конкурс нигезендә субсидияләр бирү тәртибенә (24.11.2017 ел, №898 карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) туры китереп үткәрелә (Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар “Эшчәнлек” – “Конференцияләр, конкурслар, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм” бүлегендә урнаштырылган) .

Конкурста катнашуга гаризалар (843) 267-68-11 телефоны аша яки электрон почта (Anisa.Mannapova@tatar.ru) аша кабул ителә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International