“Чиста ил” федераль проектына кертү өчен барлыгы 3,2 миллиард сумнан артыграк суммага 7 чара үткәрү мәсьәләсе карала. Министр Александр Шадриков Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифинг кысаларында “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде. “Болар – Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында һәм Казан шәһәренең Самосырово полигонында 5 чүплекне рекультивацияләү, шулай ук Саба районы Шәмәрдән авылында һәм Менделеев районы Яңа Кокшан авылында 2 тупланма зыян объектын юкка чыгару буенча чаралар,” – дип билгеләп үтте ул. Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына 2020 елга Шәмәрдән авылында нефть продуктлары белән пычранган җирләрне рекультивацияләүгә заявка тапшырылган. Калган чаралар буенча проект-смета документлары – эшләү стадиясендә. 3 объект буенча проект-тикшеренү эшләрен башкаруга республика бюджетыннан средстволар бүлеп бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте