2019 елның 17 һәм 18 август көннәрендә Кабан күле яры буенда "Печән Базары" фестивалендә "Игелекле чүп машинасы" акциясе узачак. Казанлылар тупланган икенчел чималны тапшыра алачак. Калдыкларны эшкәртүдән алынган акча авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга тотылачак. Катыргы, кәгазь, китаплар, дәфтәрләр, сөттән, эремчек һәм майдан бушаган тартмалар, ПЭТ-шешәләр тыгызланган рәвешендә кабул ителәчәк. Шулай ук теләге булган кешеләр мәктәп кирәк-яраклары сатып ала һәм китерә ала. Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Акциягә икенчел чимал китерә алмаган кешеләрне экоактивистлар Идел буе экология компаниясе офисында түбәндәге адрес буенча көтеп кала: Гадел Кутуй ур., 160а, эш көннәрендә: 8.30-17.30 сәгатьләрдә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте