Александр Шадриков: “Уртак тырышлык белән Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды”

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу турында сөйләшү булды. Су ресурслары федераль агентлыгында Ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасыннан ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Министрның Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының эш режимы турында тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия составына (комиссия составы расланып, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына (http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post/?npa_id=408603 урнаштырылды) керүен искә төшерик.

Хәзерге вакытта Идел-Кама сусаклагычларында су хуҗалыгына бәйле хәлләрнең тотрыклы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Гидроузеллар эше билгеләнгән күрсәткечләргә туры килә. 13 августка Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,83 м (БС) тәшкил итә.

“Уртак тырышлык белән Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды. Су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану буенча үз вакытында күрелгән чаралар планлаштырылган чорга су биеклеген тиешле күрсәткечкә җиткерүгә ирешү мөмкинлеге бирде,” – дип басым ясап әйтте үз чыгышында табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе Александр Шадриков.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования