Журналистлар Татарстан табигате турында энциклопедия белән таныштырылды

13 август 2019 ел., сишәмбе

Татарстанның географиясе, геология, биология һәм экологиясе бер китапка сыйган. Бүген “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать байлыклары” дигән иллюстрацияле энциклопедияне яңадан бастыру темасына багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институтының Төбәк белеме һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Лариса Айнутдинова катнашты.

“Әлеге китап – республикабыз табигате турында аерым бер системага салынган мәгълүматлар җыентыгы, тәүге фәнни-популяр белешмәлек. Аның авторлар коллективы Татарстанның әйдәп баручы 87 галименнән гыйбарәт,” – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйләҗев.  2017 елда энциклопедиянең 500 нөсхәдә беренче тиражы дөнья күрде. Аз гына тиражлы китапка ихтыяҗның зур булуы аны шундук библиографик кыйммәткә әйләндерде,  дип басым ясап әйтте чыгыш ясаучы. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының ярдәме белән 2019 елда энциклопедия 1000 нөсхәдә кабат бастырып чыгарылган.

Андрей Горшков журналистларны республикабызның табигый байлыкларын өйрәнүнең, Казан губернасындагы хайваннар дөньясының тарихы белән таныштырып үтте.

Лариса Айнутдинова исә китапның эчтәлеге турында сөйләде. “Энциклопедия 7 төп бүлектән: геология, җир асты биләмәләре (178 язма); физик-географик районнар, ландшафтлар, табигый комплекслар (136 язма); елгалар, күлләр, сусаклагычлар (530 язма); хайваннар дөньясы, фауна (518 язма); үсемлекләр дөньясы, флора (512 язма); экология, табигатьтән файдалану, табигатьне саклау  (61 язма); 928 иллюстрация (шул исәптән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының оригиналдагы рәсемнәре, институт хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән карталар – геологик, туфрак, физик карталар оригиналлары” атмосфера явым-төшеме);  22 таблица; 10 схемадан тора,” – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Дамир Вәлиуллин журналистларны Министрлыкның экологик агарту юнәлешендәге әдәбиятны бастыру эшчәнлеге һәм энциклопедияне татар теленә тәрҗемә итү планнары белән таныштырды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования