Һавада тригонокс матдәсе юк. Экологлар пробаларга анализ ясаган

2019 елның 13 августы, сишәмбе

М7 юлында химик матдәләр агып чыккан урында химик матдә табылмаган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус инспекциясе белгечләре, хромато-масс-спектрометр ярдәмендә анализ үткәреп, куркыныч матдәнең һавада юклыгын ачыклаган. Өстәмә рәвештә һаваның сыйфаты 41 күрсәткеч буенча бәяләнгән: 15 компонент буенча атмосфера һавасы урында, 26 компонент буенча – лабораториядә тикшерелгән. Аларның күләменең нормадан артып китмәгәнлеге билгеләнгән.

 Лаборатория белгечләренең гадәттән тыш хәл килеп чыккан урыннан алынган туфрак пробасын да тикшерәчәкләрен искә төшерик. Әлеге анализны ясау өчен, алынган пробаларны бүлмә температурасында киптерергә кирәк булуы сәбәпле, 2 атна чамасы вакыт кирәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International