Чаллыда чисталык һәм табигать дәресе узды

13 август 2019 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Курай” 109нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәрде. Экологлар балаларга экология, табигать байлыкларын саклау турында кызыклы бик күп әйберләр турында сөйләде, шулай ук чүп-чарга каршы ничек дөрес итеп көрәшергә кирәклеге турында мәгълүматлары белән уртаклашты. Дәрес кысаларында нәниләр белән “Табигатьтә начар һава торышы була алмый,” “Яшел даруханә” һәм “Су дөньясына сәяхәт” кебек экологик уеннар үткәрелде. Дәрес азагында балалар бакчасы сабыйлары икенчел чималдан әти-әниләре белән бергәләшеп эшләгән әйберләр белән таныштырды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования