Чүп ерганагы. Түбән Камада бер бакчачылык ширкәте экологлар тикшергәннән соң чистарып калган

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

“Бакчачылар чүпне ерганакка ыргыта,” –  “Халык контроле” системасы аша экологларга Түбән Камада бер бакчачылык ширкәтенә карата әнә шундый хәбәр ирештерелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, тикшерү максатында күрсәтелгән урынга урынга барып, чыннан да, 32 кв.м мәйдандагы территориядә көнкүреш чүбе, пленка, полиэтилен, катыргы тартмалар  калдыклары һәм чүп үлән, корыган агач-куак ботаклары аунап ятуын билгеләгән. Бакчачылар чүпне, аның өчен махсус каралган һәм җиһазландырылган урынга ия булуларына карамастан, җиргә ташлап калдырган. Бакчачылык ширкәте рәисе җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю һәм туплауда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Бирелгән күрсәтмәне үтәү йөзеннән, ерганакны чүп-чардан кичекмәстән арындыру һәм аны тиешле полигонга озату эшләре башланган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International