VII Регион-ара фәнни-практик конференция “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык”

5 сентябрь 2012 ел., чәршәмбе

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” дигән VII Регион-ара фәнни-практик еллык конференция булып үтте, аңа Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислек итте.

Конференциянең модераторлары булып Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының әйләнә-тирәлекне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда һәм Татарстан Академиясе Президиумы каршындагы Экология проблемалары буенча фәнни совет рәисе, Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы мөдире, химия фәннәре докторы Венера Латыйпова чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә дәүләт көйләүләренең, индустриаль экология өлкәсендәге иң яңа фәнни казанышларны төрле тармакларда куллануның көнүзәк проблемаларын тикшерделәр.

Аларның әйтүенчә, Россиянең экономик һәм индустриаль яктан иң алга киткән регионнарының берсе булган Татарстан өчен экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, республика халкының тормыш дәрәҗәсенең тотрыклы үстерү бары тик монда социаль-экономик үсешнең реаль мәнфәгатьләрен җитештерүнең экологик куркынычсызлыгы таләпләре белән тигез күрү, җитештерүне һәрьяктан модернизацияләү, табигатьне саклауның иң яхшы инновацион технологияләрен киң гамәлгә кертү исәбенә генә мөмкин.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования