Казан шәһәрендә атмосфера һавасына мониторинг

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенең пландагы бер рейдында катнаштылар, ул Казан ш. промышленность предприятиеләре янындагы атмосфера һавасына “Ford” автомобиле базасындагы күчмә эко-аналитик контроль посты ярдәмендә мониторинг буенча иде.
Рейд барышында Лебедев урамында, “ДорСтройКазань” ҖЧҖ урнашкан зонада, шулай ук Магистраль һәм Көньяк-промышленность урамнарында, “Айнур” ИСФ ҖЧҖ һәм “ЦентрЦемент” ҖЧҖ эшчәнлеге зонасында һава үрнәкләре алынды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Алия Галиеваның сүзләренә караганда, атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгәннән артуы ачыкланган очракта закон бозучыларга карата административ йогынты чаралары күреләчәк.
Министрлык моңарчы үткәргән тикшерүләр Казан шәһәрендәге берничә асфальт-бетон заводының һаваны саклау законнарын бозуын ачыклаган иде: алар ташландык газларга җитештерү контроле ясамыйлар; тузан-газ чистарту корылмаларыннан файдалану таләпләрен бозалар; пычраткыч матдәләрне нормативлардан арттырып яисә рөхсәт алмыйча чыгаралар. Мондый бозулар өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.21 статьясы буенча 40 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф яисә предприятиенең эшчәнлеген 90 көнгә кадәр туктатып тору каралган.
Казанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә лабораториясе булу предприятиеләрнең санитар саклау зоналарыннан читтә дә пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән арттырылмавын оператив төстә анализларга мөмкинлек бирә. Татарстанда барлыгы 3 күчмә һәм 13 стационар эко-аналитик контроль посты эшли.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International