Эко-активистлар Казанның Лесное күлендә 130 капчык чүп-чар җыйды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күле яры буен чистарту буенча оештырылган өмәдә 50дән артыграк кеше катнашты. Болар – Рус географик җәмгыяте әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, сәяси берләшмәләр вәкилләре, экологик хәрәкәтләр активистлары, битараф булмаган гражданнар. Сулык төбен А.А.Леонов исемендәге Су асты тикшеренү отряды аквалангистлары чистарткан. “Бүгенге “табышыбыз” –пыяла, пластик шешәләр һәм бик күп кирпечләр – күл төбендә болары бигрәк тә күп булып чыкты,” – ди дайверлар.

 Лесное күлендәге чара – быел Россия географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан берлектә сулыкларны чистарту буенча үткәрелгән бишенче акция инде. Сулыкларны чистарту көннәре инде 10 елдан артыграк вакыт дәвамында уздырылып килә. Чара кысаларында активистлар   халыкның яраткан ял итү урыннарын – республикабыз шәһәрләрендәге зур сулыкларның төпләрен һәм яр буе зонасын  чүп-чардан чистарта.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International