Саф һава хакына. Бүген ТР Экология министрлыгы белгечләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә машиналардан чыккан төтенне тикшерде

19 июль 2019 ел., җомга

Бүген “Саф һава” операциясе барышында 22 автомобиль тикшерелде. Чара кысаларында, машиналарның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын киметү максатыннан, һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрнең микъдары нормативларын үтәүгә дәүләт контрольлеге хәл ителә. 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе  хезмәткәрләре белән берлектә юллардагы автомобильләр төтененең ни дәрәҗәдә пычрак булуын тикшерде. Экологлар газ анализаторы ярдәмендә төтендәге углекислый газ (СО) һәм углеводород (СН) микъдарын билгеләде. «Республика территориясендә инде берничә ел дәвамында төтенедә зарарлы матдәләр микъдары нормативтан артып киткән автомобильләр санының кимү тенденциясе күзәтелеп килә: 2015 елда автомобильләрнең 27 %ында төтен нормативларга туры килмәсә, 2018 елда бу күрсәткеч 9,9 %ка калды. Бүген дә без нибары 1 табигатьне саклау законын бозучыны ачыкладык,” – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Айнур Гарәфиев.

Татарстан территориясендә “Саф һава” махсус операциясе 1 октябрьгә кадәр төп автомобиль юлларында һәм контроль-үткәрү пунктларында, предприятиеләрдә уздырылачак. Машина төтенендә пычрак матдәләр микъдарының нормативтан артып китүе ачыкланганда, транспорт хуҗалары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.23 статьясы  (“Төтенендә пычрак матдәләр микъдары нормативта каралганнан артып киткән механик транспорт чараларыннан файдалану”) буенча административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф – 500 сум.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования