“Сез безгә, гаиләләрегездә кадерләп сакланылганнар белән бергә, күңелегезнең бер кыйпылчыгын да бүләк иттегез.” Тармак ветераннары Татарстан архивын шәхси документлары коллекцияләре белән баетты

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында шәхси документларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивына бүләк итү килешүләрен имзалау тантанасы булып узды. Шулай итеп, экология тармагы ветераннары – Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин, республикабызның беренче экология министры Анатолий Ивановичның хатыны Нина Яковлевна Щеповских, Казан федераль университетының гамәли экология кафедрасы профессоры Венера Зиннәт кызы Латыйпова һәм элек Министрлыкның су ресурсларын саклау бүлеген җитәкләгән  Нина Андреевна Литовинская үзләренең шәхси коллекцияләрен тапшырды. “Тармак ветераннарына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз – экологик юнәлешне булдыруның чишмә башында торган һәм аны үстерүгә үзеннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Хәзер инде бу байлыкны, шул исәптән бәһасез документларның төп нөсхәләрен саклап, үсеп килүче буынга тапшырырга кирәк булачак,” – дип сәламләде коллегаларын ТР экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков.

Шулай ук  Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты Рәисе Гөлнара Габрахманова да шәхси коллекцияләрен бүләк итүчеләргә рәхмәт белдерде: “Сезнең истәлекләр, фотосурәтләр, документлар һәм хатларыгыз  – безнең өчен бик кыйммәтле әйберләр. Чөнки сез безгә, гаиләләрегездә кадерләп сакланылганнар белән  бергә, күңелегезнең бер кыйпылчыгын да бүләк иттегез бит,” – дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова.

Нина Яковлевна Щеповских исә тантанага җыелган халыкка Анатолий Иванович Щеповских исеменә әйтелгән җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде. “Эш аның өчен үз тормышында иң әһәмиятлесе иде, – диде ул. – Иремне әлегәчә белүчеләр һәм яратучыларның һәммәсенә рәхмәт.”

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International