18-21 июль көннәрендә Мәскәүнең Крылатское районындагы Ишү каналында илләр һәм клублар командалары арасында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионаты уздырыла. Ярышларда Венгриядән, Германия, Молдова, Румыния, Франция һәм Россиядән спортчылар катнаша. Спортчылар арасында Татарстан командасы да бар. Бүген ул мактаулы икенче урынга лаек булды! ТР экология һәм табигать ресурслары министры, ТР Байдарка һәм каноэда ишү федерациясе президенты Александр Шадриков командабызны котлады. “Сез үз бурычыгызны искиткеч шәп үтәдегез – көмеш алдыгыз. Бу – сезнең шәхсән зур җиңү дә, Татарстан Республикасының байдарка һәм каноэда ишү спортын үстерүгә лаеклы өлеш кертү дә булып тора,” – диде ул.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте