Иҗади каникул. Зәйдә мәктәп укучылары өчен экология бәйрәме үткәрелде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Экоагарту талантлар ача! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Йолдызлык” җәйге савыктыру лагеренда ял итүче-сзламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен бәйрәм үткәрде. Экологлар Зәй мәктәпләре укучыларының бөек елгалар, республикабызның тыюлыклары һәм чүп-чарны аерып җыю буенча белемнәрен киңәйтте. Чара барышында балалар өчен “Калдыклардан азат” дигән темага викторина үткәрелде. Анда катнашучылар кызыклы сорауларга җаваплар бирде, үзләренең иҗади талантларын күрсәтте: экологияне саклау темасына плакатлар ясады.

“Мондый чаралар мәктәп укучыларының калдыклар белән эш итү турындагы белемнәрен үстерү, балаларның социаль культурасын һәм активлыгын арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Алар шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга бәйле эшчәнлектә лаеклы алмаш булырдай эколидерларны ачыклаячак,” – дигән фикердә экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International