“Бергәләшеп яктырак итик – 2019” Бөтенроссия фестивале башланды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның августыннан октябрьгә кадәрге чорда, халык арасында энергияне сак тотуга көйләнгән тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Россия Энергетика министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” дәүләт корпорациясе ярдәмендә #ВместеЯрче – 2019 Энергияне сак тоту һәм экология фестивале үткәрелә. Фестиваль, хакимият органнары, компанияләр җитәкчеләрен, фән, мәдәният, спорт эшлеклеләрен җәлеп итү нигезендә, бөтен гаилә өчен киң колачлы бәйрәм рәвешендә уздырыла.                                                                                               

2018 елда илебезнең 76 төбәгендә фестивальне хуплау йөзеннән энергияне сак тотуга корылган тормыш рәвешен популярлаштыру буенча социаль кампания   оештырылган: мәктәпләр һәм балалар бакчаларында энергияне сакчыл тотуга кагылышлы тематик дәресләр һәм энергияне сак тоту атналары, тематик викториналар, квестлар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен инша бәйгеләре, энергетиклар белән студентларның очрашулары, җылылык-энергетика комплексы предприятиеләрендә Ачык ишекләр көннәре, гадәттәге лампаларны энергияне сак тоту мөмкинлеге биргән лампаларга алыштыру буенча хәйрия акцияләре һ.б. үткәрелгән. Быел исә энергияне сак тоту һәм экология өлкәсендә өйдә яки хезмәт урынындагы конкрет эшләр культурасын популярлаштыру, һәркайсыбызның моңа шәхсән нинди өлеш кертүе игътибар үзәгенә алыначак.

 Шәһәр бәйрәмнәре мәйданчыгында яки энергияне сак тоту идеясен хуплауга юнәлдерелгән социаль кампания кысаларында фестивальдә катнашу теләге туган очракта, федераль яисә тиешле  төбәктәге оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматлар сайтның (www.вместеярче.рф) төп сәхифәсендә күрсәтелгән.

#ВместеЯрче фестивален оештыру, аны үткәрүгә ярдәм итү һәм методик материаллар алуга кагылышлы сорауларны фестивальнең федераль оештыру комитетына  (festival@minenergo.gov.ru) җибәрергә яки сорауларга җавапларны +7 (962) 997-2563 телефоны аша шалтыратып белешергә була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International