Әлмәттә ТР нефть саммиты булып узды

2019 елның 12 июле, җомга

Әлмәттә “Яшьлек” балалар савыктыру лагеренда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның Нефть саммиты үткәрелде. Панель дискуссиясендә һәм нефть өлкәсендәге алдынгы технологияләр күргәзмәсен карауда шулай ук Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Росприроднадзор” җитәкчесе Светлана Радионова, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, алар арасыннан – ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

2019 елда нефть компанияләре саммиты халыкара статус алып, әйдәп баручы халыкара аналитиклар һәм экспертлар катнашында, Беренче халыкара нефть-газ яшьләр форумы белән бер мәйданчыкта үткәрелде, дип хәбәр ителә  “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында. Чарада катнашучылар алдынгы нефть технологияләре күргәзмәсе белән танышкан. Күргәзмәгә “Татнефть”, “Чаллы торба заводы”, “ТатРИТЭКнефть”, “Кварт”, “ТНГ-Групп”, “Элкам” компанияләре һ.б. үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иткән.

“Ягулык-энергетика комплексын үстерү. Глобаль авырлыклар, трендлар һәм дөнья күләмендәге хәлләр” дигән панель дискуссиясе кысаларында чыганакларның өлгереп җитүе шартларында җир асты биләмәләреннән нәтиҗәле төстә файдалану, авыр табыла торган запасларны чыгару, альтернатив энергетика мәсьәләләре каралган. Рөстәм Миңнеханов энергетика ресурсларын куллану һәм чыгару күләмнәре үсүнең экологиягә китерелә торган авырлыкны арттыруын билгеләп үткән. “Республикабыз нефтьчеләре, “Татнефть” компаниясе тәҗрибәсе җитештерүгә нәтиҗәле контрольлек алып бару һәм экологик иминлекне тәэмин итү чараларын үтәгәндә табигатькә техноген нагрузканы экосистеманың үзеннән-үзе торгызылуына кадәрге дәрәҗәдә киметү мөмкинлеге бирүен күрсәтә,” – диде ул, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International