Лаеш районында яшәүче берәүгә җир асты биләмәләреннән рөхсәтсез файдалану аркасында китерелгән зыянны түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Хәерби авыл җирлеге территориясендә торфны лицензиясез генә чыгару фактын теркәгән. Баксаң, бер “акыллысы” 10 000 кв.м мәйданда торф катламнарын чыгарып яткан икән. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлеше (“Җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензиясез генә җир асты биләмәләреннән файдалану”) буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте