Казанда экологлар бер гектар мәйданда чүплеккә тап булган

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәре Киров районының су саклау зонасында мәйданы бер гектардан аз гына кимрәк булган зур чүплеккә юлыккан. Бирегә кирпеч, агач, пыяла, вак таш, агач чүбе калдыклары аударып кителгән. Моннан тыш экологлар әлеге участокны тикшерү барышында пефть продуктлары агуына юл куелганлыгын ачыклаган. Шуның аркасында 2000 кв.м мәйданда туфракның пычрануы исәпләп чыгарылган. Лаборатория тикшеренүе уздыру өчен туфрак пробалары алынып, җир кишәрлегенең кемнеке булуын ачыклау йөзеннән, “Росреестр” ТР буенча идарәсенә запрос җибәрелгән. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясы (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне алып баруның махсус режимын яки эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш максатында су белән тәэмин итү чыганакларын санитария саклау зонасы территориясендә хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлек алып бару режимын бозу”) нигезендә административ тикшерү кузгатылган. Закон бозучыга, штрафлардан тыш, табигатькә ктитерелгән зыян өчен дә түләргә кирәк булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования