“Россиянең су хәзинәләре – 2019” Бөтенроссия медиа-конкурсы игълан ителде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы “Россиянең су хәзинәләре – 2019” Бөтенроссия медиа-конкурсын игълан итте. Анда 18яшьтән зуррак булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша.

Конкурс өч номинациядә уздырыла: Россия уникаль су объектларының иң яхшы фотосурәте, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча социаль юнәлештәге иң яхшы плакат һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иң яхшы видеоролик. Хезмәтләрне 2020 елның 20 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.

Бәйге, Россия су объектларының гадәттән тыш мөһимлегенә һәм һәр гражданинның әлеге стратегик ресурсны саклауга һәм ишәйтүгә шәхсән өлешенең әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып, “Экология” илкүләм проектына кертелгән “Иделне савыктыру”, “Байкал күлен саклап калу”, “Уникаль су объектларын саклап калу” федераль проектларын тормышка ашыруга ярдәм итү өчен гамәлгә куелган.

Тапшырыла торган хезмәтләргә карата таләпләр белән оештыручы сайтында (түбәндәге сылтама аша үтәргә: (http://voda.mnr.gov.ru/konkurs/water_treasures_of_russia_2019/rules/) танышырга була. 2020 елда Бөтендөнья су көнен бәйрәм итү көннәрендә Су ресурслары федераль агентылыгында тантаналы төстә конкурска йомгак ясалачак. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International