“Яшел дөнья бар һәм булачак!” Әгерҗе районында мәктәп укучылары экологик белемнәр үзләштерде

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының “Алмалы” җәйге савыктыру лагеренда ял итүче балалар “Яшел дөнья бар һәм булачак!” дигән экологик дәрестә катнашты. Гади генә экологик гадәт-тәртипләрне үзләштерүгә уен программалары ярдәм итте. Балалар шулар ярдәмендә кыйммәтле теоретик белемнәргә ия булудан тыш, аларны интерактив уеннар, викториналар, бәйгеләр белән “ныгытып” та куйды әле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре аларга әйләнә-тирә мохитнең бүгенге торышы турында сөйләде. Укучылар табигать һәм әлеге бәһаләп бетергесез ресурсны саклау ысуллары турында кызыклы бик күп әйберләр турында белде. Дәрестә чүпне аерып җыю мәсьәләсенә дә кагылып үтелде. Шулай итеп, балалар калдыкларның төп төрләренең: алюминий банкалары, пыяла, пластмасса калдыкларының күпме вакыт эчендә таркалуын белүгә иреште.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International