Әлмәттә 6 подряд оешмасының 4се чүплек ясаган өчен җаваплылыкка тартылган

9 июль 2019 ел., сишәмбе

Әлмәт шәһәренең сәүдә биналарын төзү эшләре башкарган 6 подряд оешмасы арасыннан дүртесенең экология законын санга сукмавы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү барышында нәкъ менә шушы подряд оешмаларының шәһәр читендә бик зур чүплек (агымдагы елның апрелендә табылган) оештырганлыкларын билгеләгән. Закон бозучылар чама белән 170 кв.м мәйданда территорияне чүп-чарга батырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча компаниянең калдыкларын утильләштерүгә тапшырмаганлыгы, моннан тыш хасил булучы калдыклар хәрәкәте исәбен алып бармаганлыгы һәм әйләнә-тирә мохитә тискәре йогынты ясаган өчен түләмәгәнлеге мәгълүм булган.

Подряд оешмалары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.41 статьясы буенча җаваплылыкка тартылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования