Мөслим районында яшәүчеләргә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов экология мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирәчәк. Кабул итү 2019 елның 10 июлендә 10.00 сәгатьтә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Мөслим ав., Пушкин ур., 43а) булачак.
Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555) 62-55-05.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте