Дала Зәе елгасының су саклау зонасында 71 мең яшь агач утыртылды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

834 мең кв.м. артыграк мәйдан яшеллеккә күмелде. Дала Зәе елгасының су саклау зонасында В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән “Дала Зәе елгасы акваториясен һәм Әлмәт ш. шәһәр күлен савыктыру” проекты кысаларында  71000 агач утыртылды. Мәгълүм булганча, су объектларын пычрату чыганакларыннан берсе – кырлардан агып төшкән пычрак сулар. Шулай итеп, елгага пычрак матдәләр эләгүне кисәтү өчен Дала Зәе елгасы һәм аның кушылдыклары тирәсендә яшел пояс булдырылды. Бирегә яшь агач-куакларны, шул исәптән гадәти нарат, усак, гибрид тупыл, “Себер” карагаен “Интех-Лес” компаниясе утыртты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International