WorldSkills алдыннан ТР Экология министрлыгында экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү чорында экологик иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында сөйләшү булды. Республиканың хокук саклау органнары, табигатьне саклау ведомстволары һәм Казан шәһәре предприятиеләре вәкилләре белән очрашуны министр Александр Шадриков үткәрде. “Халыкара вакыйга алдыннан табигатьне саклау чараларына карата бик җитди каравыгызны, югары дәрәҗәдә аңлылык күрсәтүегезне сорыйм,” – дип мөрәҗәгать итте компанияләр вәкилләренә Александр Шадриков.

Очрашу барышында предприятиеләр вәкилләре эшчәнлекләрпе турында хисап тотты һәм табигатьне саклау чаралары планнары белән таныштырды.  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Казан предприятиеләре вәкилләре белән фикер алышулар ике атна дәвамында барачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International