Әлмәттә экологик карнавал үткәрелгән

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Пластик стаканнардан – күлмәк, фольгадан – робот костюмы, кәгазь, катыргыдан – төрле киемнәр. Кыскасы фантазия тулы көченә эшкә җигелгән!  Тик бер кагыйдәсе бар – материал сыйфатында бары тик икенчел чималны кулланырга! Гайре табигый кием-салымнар авторлары Әлмәттә узган экологик бәйгедә көч сынашкан. “Дефиле”дә шәһәрнең 13 үсмерләр клубы катнашкан.

 “Модельләр – барысы да балалар. Әмма алар үзләренең сәер кием–-салымнарын әти-әниләре белән бергәләшеп иҗат итә. Калдыкларны дөрес итеп аеруга игьтибар бирергә һәм шуның турында сөйләргә кирәк. Чөнки, иртәме-соңмы, без шушы максатны тормышка ашырырга тиешбез,” – дип үз фикерләре белән уртаклашкан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

 Бәйгедә икенчел чималдан теге яки бу композицияне булдыру процессы һәм сәбәпләре турында сөйләүче презентацияләр аерым исәпкә алынган. Биредә “Легенда”, “Планета”, “Заря” кебек клубларга йөрүче балаларның хезмәтләре билгеләп үтелгән. Бәйге йомгаклары буенча җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International