Бензин парларын рекуперацияләү корылмасы

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мотор ягулыкларының җиңел фракцияләрен тоту корылмасы булган автоягулык станциясен (АЗСны) багышлауда катнашты (Казанның Нокса үрендә). Корылманың экологик максатчанлыгы турында анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров сөйләде.
Автоягулык станцияләре атмосфера һавасына күп кенә пычраткыч матдәләр, шул исәптән бензол, толуол, этилбензол кебек агулар һәм канцерогеннар ташлау чыганагы булып торалар. Зарарлы матдәләр мотор ягулыгын резервуарларга агызганда, аны саклаганда һәм автомашиналарга салганда ягулык багы авызыннан чыга.
Германия җитештерүчесе булган TST компаниясе һәм Россиянең “АЛЛ Импекс 2001” компаниясе тарафыннан куелган бензин парларын рекуперацияләү корылмасы автомашиналарга ягулык салганда барлыкка килә торган бензин парларын җир асты резервуарларына юнәлтергә, шулай ук мотор ягулыгын автоцистерналардан агызганда барлыкка килә торган җиңел углеводород фракцияләрен тотып кире савытларга кайтарырга мөмкинлек бирә.
“VARECO” корылмасының эшенә анализ аны кулланганда җиңел углеводород фракцияләренең куелыгы 62 тапкыр төшкәнне күрсәткән. Углеводород парларын тоту дәрәҗәсе резервуарларның сулыш клапаннары аша чыкканда 97.6%, ә автомашиналарның ягулык баклары авызыннан чыкканда 86.7% тәшкил иткән. Тәҗрибә рәвешендә файдалану дәверендә, 2012 елның 25 июненнән 3 августына кадәр, 463 литр бензин тотылган һәм рекуперацияләнгән.
Республиканың барлык автоягулык станцияләрен шундый корылмалар белән тәэмин итү атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны бөтен Татарстанда 11.6%ка киметергә, шәһәр һәм авылларның автоягулык станцияләренә якын торган зоналарында һава сыйфатын күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International