Бүген Тула өлкәсе вәкилләре экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Алексей Полюшков кунакларга экология күзәтчелеге һәм мәгълүмати технологияләрдән файдалану өлкәсендәге эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Чара кысаларында кунаклар ведомствоның күзәтчелек эшчәнлеге статистикасы, күчмә экологик лаборатория һәм автоматлаштырылган стационар контрольлек посты белән таныштырылды. Тула өлкәсеннән килгән коллегаларыбызны бигрәк тә фототозаклар һәм квадрокоптерлар ярдәмендә экологияне саклау законын бозучыларны фото-, видеога төшерү системасы кызыксындырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте