Балалар – экология яклы! Буа мәктәбе укучылары 180 кг батарея җыйган

2019 елның 24 мае, җомга

Яраксызга чыккан 180 килограмм батарея өеме. Буа мәктәбе укучыларының республикада “Экояз 2019” республика акциясе кысаларында оештырылган икенчел чималны җыюга керткән өлеше әнә шундый. Химик ток чыганакларын утильләштерүгә алып китүне “Дюраселл Раша” ҖЧҖ компаниясе оештырган. Оешма Татарстанда батареяләр җыюның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашырып килә. Акциянең беренче этабын республиканың 300 гомуми белем бирү оешмасы – Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа, Азнакай, Арча, Чистай һәм Түбән Кама мәктәпләре тормышка ашыра.

Үткәрелә торган акциянең максаты – ТР гомуми белем бирү оешмалары укучыларын каты коммуналь калдыкларны аерып җыю процессында, табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экология-мәгариф эшен бик яхшы алып барган өчен республикабызның мәгариф оешмаларын бүләкләү, халыкның экологик яктан аң-белемнәрен үстерү, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең экологик тормыш рәвешен популярлаштыру.

Исегезгә төшерәбез: 2018 ел йомгаклары буенча 11 тонна батарея эшкәртүгә тапшырылды. “Экояз 2019” йомгаклары буенча ниндирәк нәтиҗәләргә ирешүебез июнь аенда мәгълүм булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International