Әлмәттә экологлар рейды нәтиҗәләре буенча рөхсәт ителмәгән чүплек юкка чыгарылган

2019 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә санитария-экология икеайлыгы кысаларында 32 кв.м мәйданда төзелеш калдыклары өеменә тап булган. Җитештерү һәм куллану калдыклары өеме берьюлы берничә компания һәм хосусый эшмәкәр арендага алган җитештерү базасы территориясендә табылган. Экологлар чүпнең морфологик составы буенча арендаторлар арасыннан тәгаен кемнең шул өемне хасил итүен ачыклаган. Компаниянең вазифаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ беркетмә төзелгән, штраф билгеләнгән.

Күрсәтмә чыгарылуны көтеп тормастан, чүплек юк ителгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International