Бүген Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында Россия табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин рәислегендә киңәшмә булып узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республикабызның табигатьне саклау министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Чарада кар барсы популяциясен саклау, өстәмә рәвештә махсус сакланылышлы табигать территорияләрен һәм Идел елгасы ярлары буенда су саклау полосаларын – урман полосаларын булдыру турында сүз барды.
Бу мәсьәләләрнең һәркайсы Татарстан Республикасы өчен мөһим әһәмияткә ия. Аларның барысы да, “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” 7 май 2018 ел, № 204 РФ Президенты Указы кысаларында, “Экология” илкүләм проектының “Иделне савыктыру” һәм “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү” федераль проектларын тормышка ашыруга бәйле.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте