Кама буе махсус аналитик контрольлек инспекциясе хезмәткәрләре Чаллы укучыларына ЭКОлаборатория буенча экскурсия үткәрде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 46нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына лаборатория шартларында суга анализ ясау һәм һаваның чисталыгын тикшерү турында сөйләде. Балалар махсус аналитик контрольлек инспекциясе эшчәнлеге, экологларның һөнәри приборлары белән таныштырылды. “Чаллыда атмосфера һавасы сыйфатына оператив контрольлекне хәл итү максатыннан чыгып, күчмә экологик лаборатория булдырылды – Форд Транзит автомобиле махсус экологик-аналитик приборлар белән җиһазландырылды. Үлчәү эшләре автомат режимда алып барыла”,  – дип аңлатты экскурсия барышында экологлар. Укучылар биредә алынган пробаларга анализлар ясап карау һәм белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү мөмкинлегенә ия булды.

 Укучылар белән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча белем бирү характерындагы чаралар Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелеп килә. Чаралар табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм аларны саклауга юнәлдерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International