Түбән Новгородта Татарстанның экологик иминлеген тәэмин итү өчен геомәгълүмати системаларны куллану буенча фикер алышу булды

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Түбән Новгородта “Бөек елгалар” Халыкара фәнни-сәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың экологик иминлеген тәэмин итү өчен геомәгълүмати системалардан файдалану турында чыгыш ясады. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге система республика дәүләт хакимияте органнарының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген һәм мәгълүмати ачыклыгын булдыруга, идарәи карарларны әзерләү сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Ул шулай ук системаның “Экология” илкүләм проекты кысаларында күздә тотылган чараларны тормышка ашыру өчен кирәкле файдалы мәгълүматлардан торуын басым ясап әйтте.

“ТР экокартасы” ддәүләт мәгълүмат системасы 26 кече системадан гыйбарәт. Александр Шадриков аларның һәркайсына тәфсилләп тукталып үтте. Ул утырышта катнашучыларга калдыкларны урнаштыруның рөхсәт ителмәгән урыннарына мониторингның ничегрәк алып барылуы, җир асты биләмәләреннән файдалануга лицензия һәм үз ихтыяҗ өчен җир асты биләмәләреннән файдалануны килештерү, су саклау зоналары һәм махсус сакланылышлы табигать терроторияләре турында сөйләде. Программа, оператив төстә хәл кылуны таләп итүче яңа бурычлардан чыгып, ел саен яңартыла һәм үзгәртелә, диде ул.

Чарада катнашучыларның чыгышларыннан соң сулыклар һәм аларның яр буйларын чистарту буенча “Россия суы” Бөтенроссия акциясенә рәсми старт бирелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования