Мамадыш укучылары чүпне аерып җыярга өйрәнә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Мамадыш районы Үсәли мәктәбенең 1-8 сыйныф укучылары “Делпар” чишмәсе янына җыелды. Биредә табигать кочагында “Экояз-2019” кысаларында экология дәресе булып узды. Чара разминкадан башланды, аның барышында өлкән сыйныф укучылары: “Чүплекләр әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый? Пластик шешә җирдә күпме таркалмыйча ятарга мөмкин?” – дигәнрәк сорауларга җаваплар бирде. Балалар гадәти чүп турында, калдыкларны аерып җыю һәм аларны эшкәртүнең файдасы, калдыклардан нинди яңа әйберләр ясап булуы турында белде. Укучылар шулай ук калдыклар белән ничек дөрес итеп эш итәргә икәнен һәм көндәлек тормышта чүп китергән зыянны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыклады. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре аларга Татарстанның табигате һәм әйләнә-тирә мохитне саклау ысуллары турында сөйләде. Үзләштергән белемнәрен ныгыту өчен балалар, педагоглары белән бергәләшеп, “Файдалы экологик гадәтләр” дигән өстәл уенын уйнады һәм практик биремнәр үтәде. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, үскәч, аларның кем булуы мөһим түгел, тик шунысы бар – балаларның һәркайсы әйләнә-тирә мохитнең һәм киләчәк буыннарның язмышы өчен экологик җаваплылык хисен тоярга тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International