Түбән Камада агач утырту өмәсе узды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Тормышыбызда агач-куакларның роле бәһаләп бетергесез зур. Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “ЭкоЯз -2019” кысаларында “Түбән Кама урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе белән берлектә агачлар утырту буенча өмә оештырды. Өмәгә җыелган халыкның барчасы да күтәренке кәеф белән саф һавада “тере” матурлык тудырды. Бер сәгать эчендә барлыгы 100дән артыграк үсенте утыртылды. “Агачлар утырту буенча әлеге акция әйләнә-тирә мохитне яшелләндерү һәм саклауның тагын бер бик матур үрнәгенә әйләнде. Әнә шундый мөһим экологик һәм социаль яктан әһәмиятле чараларга шәһәребезнең ваемлы, актив гражданнары кушылу күңелдә канәгатьлек хисләре уята”, – дип билгеләп үтте чараны оештыручылар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International