Табигатьне саклау законын бозган өчен – 500 мең сумлык штраф. Экологлар Казан предприятиесен җаваплылыкка тарткан

8 май 2019 ел., чәршәмбе

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары санитария-экология икеайлыгын үткәрү чорында планлы рейд кысаларында Казан шәһәрендә булган. Тикшерү барышында “Юбилейная станциясе” торак комплексының төзелеш мәйданчыгы тирәсендәге территориядә төзелеш калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләренең үтәлмәве ачыкланган. Подряд оешмасы 525,5 кв.м мәйданда туфракка төзелеше эремәсе, бетон ватыгы һәм калдыкларын ташлап калдырган. Компаниягә карата  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, 100 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Моннан тыш предприятиегә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.7 статьясындагы 2 өлеше (җирләрне тискәре йогынтыдан саклау чараларын үтәмәгән өчен) буенча да җавап тотарга туры киләчәк. Бу очракта минималь штраф күләме –  400 000 сум.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования