Бөгелмә шәһәрендә нефть продуктларын туфракка агызу факты буенча җинаять эше кузгатылган

2019 елның 7 мае, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль иадрәсе белгечләре Бөгелмәдә туфракта нефть продуктлары күләменең рөхсәт ителгәннән артып китүен ачыклаган. Тимер ватыгы калдыкларын күпләп сату белән шөгыльләнүче җирле предприятие инде моңа кадәр дә табигатьне саклау законын бозган өчен җаваплылыкка тартылып, экологлар контрольлегендә тотылган булган. “Пычранган туфракка анализ ясау нәтиҗәсендә 2600 кв.м мәйдандагы туфракта нефть продуктлары микъдарының рөхсәт ителгәннән күпкә артып китүе ачыкланды, җир ресурсларына китерелгән зыян күләменең 3,9 млн сум тәшкил итүе билгеләнде”, – ди дәүләт инспекторы Марат Узаков.

Хәзерге вакытта әлеге эш буенча материаллар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Бөгелмә районы бүлегенә җибәрелгән, РФ Җинаятьләр кодексының 247 статьясындагы 1 өлеше (Тыелган хәтәр калдыклар төрләрен җитештерү, озату-йөртү,  саклау, күмү яки радиоактив, бактериологик, химик матдәләр һәм калдыклар белән, билгеләнгән кагыйдәләрне бозып, башкача эш итү – бу гамәлләр кеше сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә  зыян китерү куркынычы белән янаган очракта) буенча җинаять эше кузгатылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International