Бер айда тиешле чарасын күрергә: бүген экологлар Казанның Совет районында күрсәтмәләрне үтәү буенча рейд оештырды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

3 милекчегә – 3 закон бозу очрагы. Казанның Совет районы Тынычлык урамында чүплек өеме барлыкка китерүдә гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган булган. Март аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары “Росреестр” идарәсе белгечләре белән берлектә бик зур чүплеккә юлыккан. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 2 миллион сумнан артыграк  күләмдә бәяләгән. Гапле затларга закон бозуны юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрү өчен бер ай вакыт бирелгән.

“Административ тикшерү кысаларында җир кишәрлекләренең милекчеләре билгеләнеп, аларның барысы да Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды – административ штрафлар билгеләнде. Хәзерге вакытта алар закон бозуны өлешчә юкка чыгарган. Законлы күрсәтмәне вакытында үтәмәгән очракта, закон бозучыларга  Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 статьясы буенча административ җаваплылык яный, беркетмәләр  судка карап тикшерүгә тапшырылачак”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

 Закон бозучылар исеменә зыянны каплау турында дәгъва җибәрелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International