Алексеевскида балалар бакчасына йөрүче нәниләр гадәти чүпне изге эшкә әйләндерәләр

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

 Алексеевск районы “Ромашка” балалар бакчасында «Экояз – 2019» кысаларында икенчел чималны җыю оештырылган. Балалар, үзләренең әти-әниләре белән бергәләшеп, үзара ярыша-ярыша пластик капкачлар, батарея, иске китаплар, газета-журналлар һәм башка төрле кирәксез кәгазь җыя. “Макулатура эшкәртү бик күп агачларны кисүдән коткарып калу мөмкинлеге бирә. Ә инде эшкәртүгә тапшырылган һәрбер капкач һәм һәрбер батарея – әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынты ясауны киметү, димәк, сәламәтлегебезне кайгырту дигән сүз!” – ди чараны оештыручылар.

 Икенчел чималны җыю барышында балалар белән, мультимедиа презентацияләре, махсус эшләнелгән фильм һәм уеннар ярдәмендә, экологик культура тәрбияләү буенча эш тә оештырылган әле.

Яңа буынның экологик яктан аңлы-белемле булып үсүенә һәм чүпне аерып җыюның үзләре өчен көндәлек тормышта гадәти күренешкә әйләнүенә өметләнәбез.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International