Ык буе идарәсе инспекторлары Чаллы предприятиесенең эшендә һава һәм туфракны саклау кагыйдәләрен үтәмәүне ачыклаган

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Промышленная урамында урнашкан предприятиеләрнең берсенә карата шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Җитештерү тузаны гражданнарны борчуга салган икән. Экологлар тарафынан үткәрелгән тикшерү борчылуның нигезле булуын раслаган – предприятие территориясендә берничә закон бозу очрагы ачыкланган.

“Ком сибү юлы белән эшкәртүне хәл кылучы предприятиедә инвентарьлаштыру үткәрелмәгән һәм пычрак матдәләрне һавага чыгару нормативлары эшләнелмәгән. Һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне чистарту һәм контрольлектә тоту җиһазлары яки аппаратурасы булдырылмаган. Рейд барышында шулай ук 35 кв.м мәйданда туфракның җитештерү калдыклары белән пычрануы билгеләнде. 1-4 класс хәвефлелектәге калдыкларга паспортлар эшләнелмәгән, хасил булган калдыкларның хәрәкәте учеты алып барылмый”, – ди дәүләт инспекторлары. Ачыкланган закон бозу фактлары буенча юридик затка, шулай ук җаваплы вазифаи затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”), 8.2 статьясы  (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”), 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый  корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”), 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) нигезендә административ беркетмәләр тутырылган. Закон бозуларга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бер ай эчендә үтәлергә тиеш.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International