Чистай шәһәре 20нче балалар бакчасында “Планетаны коткарабыз” дигән темага экология дәресе үткәрелде. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре, шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты. Нәниләр чарага җыелган халыкка экологиягә багышланган театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Урманда яшәүчеләр турындагы бу әкият балаларга җитди экологик мәсьәләләрне аңлауны җиңеләйтте. Шуңа күрә дә дәрес бик матур һәм кызык узды. Табигатьне саклау ведомствосы вәкилләре шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, дәрестән соң балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте