Идел аръягы идарәсе экологлары санитария-экология икеайлыгы кысаларында 43 чүплеккә тап булган

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле күзәтчелек чаралары барышында  рөхсәтсез 43 калдыклар өемен ачыклаган. Шул закон бозу очраклары буенча дүрт материал  – прокуратура органнарына, өчесе – район башкарма комитетларына, тагын дүртесе – чүплекне юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен дәгъва белән суд органнарына тапшырылган. Ачыкланган закон бозу очракларының төп өлеше буенча инде тиешле чаралар күрелгәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.

Бүген закон бозуларны кисәтү, ачыклау һәм мондый очракларга киртә кую буенча табигатьне саклау оешмалары белән актив төстә уртак эш алып барыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International