Хезмәт якынайта! Лениногорск районында өмә узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Лениногорск районында, санитария-экология икейлыгы кысаларында, өмә үткәрелде. Биредә оешмалар һәм предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренә билгеләнгән парклар һәм урамнар территорияләрен җыештырырга чыкты. Өмәдә барлыгы 1800 дән артыграк кеше катнашты. Анда шулай ук балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар да актив төстә катнашты. Өлкән буын өчен чистарту-төзекләндерү чаралары – гадәти эш, шуңа күрә алар балаларны да шушы матур гадәткә өйрәтергә тырыша. Районда яшәүчеләр бик күп эшләр башкарды: куакларны күчереп утыртты, чәчәк түтәлләре ясады, юлларны себерде-чистартты, чүп-чарны һәм узган елдан калган яфрак-үләнне себереп түкте, агач кәүсәләренең түбәнге өлешен һәм бордюрларны ак буяуга буяды.  Бу эшкә барлыгы 39 берәмлек техника җәлеп ителде. 27 апрельдә шәһәрнең үзәк күле яр буын чистартуның планлаштырылуын искә төшерик. Әлеге чарага Лениногорскида яшәүче табигатькә битараф булмаган барча кеше чакырыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International