Туып үскән төбәгебезнең үсемлекләре һәм хайваннарын саклыйк! Нәниләр олыларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итте

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Мәктәпкә кадәрге балачак еллары экологик белем һәм тәрбия бирүдә аерым бер зур урын алып тора. Чөнки нәкъ менә шушы елларда кешенең дөньяга карашына нигез салына, әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәте формалаша. Шуны истә тотып һәм сабыйларның игътибарын үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан чыгып, Чистайның “Мозаика” 20нче балалар бакчасында “Беренче чәчәкләрне саклыйк” дигән табигатьне саклау акциясе уздырылды. Балалар табышмаклар чиште, шигырьләр, хикәяләр укыды, нинди үсемлекләргә юкка чыгу куркынычы янавын һәм нинди төрләренең Татарстан Кызыл китабына кертелүен ачыклады. Мәктәпкәчә учреждениедә иң алдан чәчәк атучы чәчәкләр – нәүрүз чәчәкләре, умырзаяларны саклау аерым игътибар үзәгенә алынды. Алар, җирнең күпчелеге өлеше кар белән капланып, кардан ачылган урыннарда пәйда булырга мөмкин. Балалар беренче чәчәкләр рәсемен ясап, рәсемнәрен бөтен микрорайон буенча ябыштырып чыкты. Шул рәвешле алар биредә яшәүчеләрне чәчкәләрне өзмәскә, бәлки үз куллары белән кәгазьгә ясалган умырзая рәсемнәрен бүләк сыйфатында кабул итеп алырга чакырды.

Әлмәт шәһәренең “Бәләкәч” 1нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да әйләнә-тирә мохиткә карата бик зур кайгыртучанлык күрсәтә. Алар “Сәламәтлек” шәһәр паркында олылар белән сыерчык оялары һәм кошларга җимлекләр элде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International